Кеше китә - җыры кала
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе игълан иткән танылган шагыйрь Рәшит Гәрәй елына йомгак ясау йөзеннән “Кеше китә – җыры кала” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда бу юнәлештә ел буе эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы Факил Сафин, Яр Чаллыдан яшь шагыйрә Айзирә Имамова, шагыйрьнең хатыны Мөнирә Гәрәева, туганнары, укытучылар, китапханәчеләр һ.б. катнашты.
Рәшит Гәрәй гомеренең соңгы 10 елын Түбән Камада яшәп иҗат итте. Аңа быел 90 яшь тулган булыр иде.