Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хәтер шәме

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы  көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 80 ел элек, 1941 елның  22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. "Хәтер шәме" акциясенә без дә кушылдык.