Шәп кешеләр белән очрашу - үзе бер бәхет
“Чордашлар” клубында “Шәп кешеләр белән очрашу – үзе зур бәхет” дигән исем астында Каенлы авылы клубы һәм мәдәният йортында төрле елларда эшләгән мәдәният хезмәткәрләре белән очраштык. Бу көннәрдә авыл читендәге иске клубтан авылның үзәгендә җиткерелгән типовой мәдәният йортына күчүебезгә 40 ел тулды. Очрашуда клубта 60нчы, 70 нче, 80 нче елларда һәм бүгенге көннәргә кадәр эшләгән Сәхәбиева Ә., Әхмәтова Л., Әхмәтшина Ф., Якупова Р. белән бергә кызыклы язмышлы кунак – 1954-1955 елларда авылыбызда уку йорты мөдире – избач булып эшләгән Галиева Миннегаян апа да катнашты. Һөнәре буенча китапханәче булган Миннегаян апа бездән киткәч 40 ел Сахалин якларында китапханәдә эшли, белгечлеге буенча югары белем ала. 1920 еллардан алып авылның мәдәни тормышына күзәтү үткәрдем. Кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар.