Җылы буразналы басу улы
11 февральдә китапханәдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгына, якташлар иҗатына багышлап “Җылы буразналы басу улы” дигән, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды, төрле елларда язылган шигырьләре һәм нәсерләре кычкырып укылды, яттан сөйләнде. Разия Якупова “Кыр казлары киткәндә” җырын башкарды.