Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш
6 февральдә фольклорчы-галим, укытучы, журналист, сәясәтче, шагыйрь Рәшит Ягъфәровның тууына 75 ел тула. Аның татар балалар фольклорын җыю, китаплар итеп чыгару, төрле яктан өйрәнеп хезмәтләр язуы фәндә мәгънәви эз калдырган өлкә булды. Бу күпкырлы шәхескә багышлап укучылар өчен “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” дигән фольклор сәгате үткәрелде. Балаларны аның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырдык. Китап күргәзмәсе ярдәмендә татар балалар фольклоры, аның күп төрле жанрларына тукталдык.