Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

“Хуш киләсең, Яңа ел!”(яки “Мәгънәле бүләк”)

м

Кыш бабай, Кар кызы,  Әтәч, Тавык образлары катнашкан яңа ел тамашасы күрсәтелде. Әтәч кичәнең башыннан азагына кадәр Кыш бабайга мәгънәле бүләк эзләде, иң соңыннан тапшырды. Тамашаны Кар кызы белән Тавык  Кыш бабайга рухи бүләкләр - үзешчәннәр башкарган кыш, яңа ел турында җырлар, шигырьләр, биюләр белән бәйләп алып бардылар. Кыш бабай белән Кар кызы, җитәкчеләр котлады. Төрле бәйгеләр, яңа ел уеннары уйнатылды. Россия киносы елына багышлап “Каенлы киностудиясе” төшергән “триллер” күрсәтелде. Елга нәтиҗә ясап үтеп баручы елда ирешелгән уңышлар турында сөйләнде.