Чәй яны - гаилә җаны
15 декабрь - Халыкара чәй көненә багышлап мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бу көннең тарихы, чәй төрләре, файдасы турында сөйләдек. Балалар чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, гаиләләрендәге чәй эчү традицияләре, нинди чәй яратулары турында сөйләделәр.