Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе

Татар театрының 110 еллыгына багышланды. Тарихы турында сөйләү спектакльләрдән өзекләр, монологлар, спектакльләрдә яңгыраган җырларны җырлау белән үрелеп барды. Авылыбызда беренче театр куелуга да 96 ел тулды. Авылыбыз театры тарихы белән дә таныштырдык.

Өзекләр: Г Камал. “Беренче театр”, “Банкрот”, К.Тинчурин. “Зәңгәр шәл”, Т.Гыйззәт.”Бишбүләк”, Д.Салихов.”Мөгез”, Ф.Бүләков. “Әбиләргә ни җитми”, “Әбиләргә тагы ни җитми”, Т.Миңнуллин. “Миләүшәнең туган көне”. Халык театрыбызның быелгы елгы уңышлары турында сөйләдек.