Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ватан Батырлары даны - мәңгелек!

Ватан Каһарманнары көненә 5нче һәм 8 нче класс укучыларын чакырып батырлык сәгате үткәрдек. Районыбызның С.С.Геройлары, Дан орденнарының тулы кавалерлары турында сөйләдек. Алар турында китаплар, мәгълүматлар тупланган китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Һәр чорның үз геройлары була дип авылдашыбыз Ульданов Сәүбәнгә патша хөкүмәте тарафыннан бирелгән Георгий Крестының бирелү документын күрсәттем. Сугышлар булмаганда да күрсәтелгән батырлыклар турында әйтеп,  Түбән Кама егете Рифкать Миргазизов турында, ул күрсәткән батырлык турында сөйләп, аңа багышлап эшләнгән күргәзмәгә куелган материаллар белән таныштырдык. Саимә Ибраһимованың “Үлемсез иткән мизгел” мәкаләсен, Х.Хөснуллинның “Дүрт секунд” поэмасын кычкырып укыдык.