Конфет көне - күңелле бәйрәм
18 октябрь - Бөтендөнья конфет көне. Балалар белән баллы яратучылар ыруы яшәгән әкияти илгә сәяхәт кылдык. Ил башлыгы Сластенадан конфет алу өчен балалар нык тырыштылар - сорауларга җаваплар бирделәр, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан баллы турнир үткәрелде. Шашкалар урынына конфет куеп уйнадылар. Мингәрәев Рияз иң күп конфет отты һәм җиңүче булды.