Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Китапчык - серле янчык

Китапханәдә язучы, шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзамановның тууына 75 ел тулуга багышлап "Китапчык - серле янчык" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Шагыйрьнең әкият герое Белемхан кунакка килде. Ул табышмаклар һәм серле янчыктагы әйберләр ярдәмендә язучының иҗаты белән таныштырырга ярдәм итте.