Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Кабакка - дан!

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу көз байлыгы – кабакка багышланды. Кабаклар, аннан әзерләнгән ризыклар күргәзмәсе эшләнде. Кабакның төрләре, аны үстерү серләре, кабакның файдасы, саклау, аннан әзерләнгән ризыклар турында сөйләштек. Ф.Хөснинең “Кабак” , И.Шиһаповның “Бакчачылар” хикәяләре рольләргә бүлеп башкарылды. Соңыннан һәркем үзе әзерләп алып килгән ризык турында сөйләп, сыйлап,  бергәләшеп чәй эчтек.