Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тел - белемнең ачкычы, акылның - баскычы

ТАССРның 100 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышлап, Туган тел декадасын йомгаклап зурлар һәм укучылар арасында интеллектуаль викторина үткәрелде. Башта бу көннең тарихы турында белешмә бирелде. Аннан соң катнашучылар “Тылсымлы сүзләр”, “Ике гөл” уенында катнаштылар, берничә блоктан торган сорауларга җаваплар бирделәр.