Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Герой якташыбыз И.П.Болодурин

Советлар Союзы Герое, якташыбыз И.П.Болодуринның тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап хәтер сәгате үткәрелде. Районыбызда туып үскән яисә яшәгән 5 СССР Герое һәм 5 Дан орденының тулы кавалеры бар. Алар турында кыскача белешмә биреп,  И.П.Болодуринның тормыш юлы турында сөйләдек. “Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз” дигән китаптан аның батырлыгын тасвирлаган вакыйганы кычкырып укыдык.