Кышкы уеннар
«Ярый әле каникуллар бар» акциясенең соңгы көне. Башта балалар кыш темасына табышмакларга җаваплар әйтеп башны эшләтеп алдылар. Аннары саф һавада эстафеталы ярышлар, төрле уеннар: чаңгыларда, чаналарда узышу, “туплы хоккей”, кар бабай киендерү һ.б. булды. Максатыбыз уеннар ярдәмендә шәһәрдән кайткан һәм авыл балалары арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекне ныгыту иде. Балалар өчен бу каникул белән хушлашу чарасы да булды.