илнең даны, иминлеге, җирнең яме безнең кулда
Түбән Кама шәһәре башлыгы урынбасары, депутатыбыз Хәбибуллин Р.И. , авыл җирлеге башлыгы Нәбиуллин Ф.М. җирлегебездә эшләнгән эшләр, алда торган Сайлаулар, аның тәртибе, кемнәрне сайлыйбыз – шул турыда сөйләделәр, сайлауга чакырдылар. Очрашу кичәсе туган як, туган җир, авыл хезмәтчәннәре турында шигырьләр, өзекләр, җырлар белән үрелеп барды, районның иң оста җырчылары катнашты.