Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

ялчыгол укулары

:”Ялчыгол укулары” Зәй районы Имәнлебаш авылында үтте. Махсус чакыру буенча Каенлыдан “Чордашлар” клубыннан берничә кеше без дә катнаштык. Авыл башында ук авыл тарихы һәм Ялчыгол тормышын чагылдырган театраль күренеш белән каршыладылар. Ялчыгол каберенә зиярат кылдылар. Мәдәният йортында Ялчыголның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә каршылады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш кази Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессор, академик Хатип Миннегулов, Фәннәр академиясенең член-корреспонденты, язучы Тәлгать Галиуллин, галим, яшь язучы Рөстәм Галиуллин һ.б. чыгыш ясадылар. Конференцияне алып баручы Сәгыйть хәзрәт Камалов Каенлы китапханәсен дә искә алды:” Ялчыголның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы китапханәче Флера ханым шактый материал туплаган, күргәзмә эшләгән”, - дип әйтеп үтте.