Китапханә турында
"Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениясенең 2 нче шәһәр өлкәннәр китапханәсе 1970 нче елда Тукай урамы, 1 нче йорт адресы буенча ачылган. Бинаның мәйданы нибары 56 квадрат метр гына иде. 1988 нче елда китапханә киңәя һәм аның мәйданы 115 квадрат метр тәшкил итә.
Үз эшчәнлеге барышында китапханә әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар биреп, ә 1989 нчы елдан алып туган якны өйрәнү юнәлешендә эшли. Шулай итеп, биредә шәһәрнең танылган кешеләре белән "Сез безгә бик кызыклы" дип исемләнгән очрашулар оештырылды. "Туган тел" радиоклубы бик озак яшәде, анда безнең шәһәр һәм төбәк шагыйрьләре, язучылары турында кызыклы радиотапшырулар яңгырады, барышлый яңа китаплар тәкъдир ителде. Бнраз соңрак "Яшел диван" исеме астында "Туган як" газетасы белән берлектә проект барлыкка килде. Әлеге проекта Әхсән Фәтхетдинов, Илдус Мортазин, Гамил Әсхәдулла кебек танылган шәхесләр катнаштылар.
2015 нче елда "Доступная среда" программасы кысаларында китапханә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазландырылган иде.
2018 нче елда "Библиотворец" дигән проектын тормышка ашыру өчен китапханә грант отты. Шул ук елны филиал Л.Н. Толстой иҗаты буенча иң яхшы чара конкурсында 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә китапханәдә ике клуб эшләп килә: хатын-кызлар клубы "Мир твоих увлечений" һәм яшьләр клубы "Литературный десант". Эстетик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла, төрле, мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелә. Шулай ук еш кына төрле темалар буенча акцияләр, конкурслар һәм чаралар уза, чөнки китапханәдә гадәти булмаган барлык эш формалары да бик кирәк һәм актуаль.