"Тукай иленә сәяхәт"
23 апрель көнне, безнең китапханәдә Габдулла Тукайга багышланган, педагогика көллияте белән берлектә бик кызыклы һәм иҗади чара узды. Студентлар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, викторинада катнаштылар һәм сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Үзебезнең китапханәчеләр Г.Тукайның "Шүрәле" әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Очрашу бик күңелле үтте.