Городская библиотека - филиал № 2

"Әмирхан Еники - күңел карурманның тургае"

"Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә? Иң элек сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап, сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума. Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була."     Ә.Еники

Быел Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле язучы Ә.Еникиның тууына 110 ел тулды, шул уңаеннан бездә "Әмирхан Еники - күңел карурманның тургае" дип аталган китап күргәзмәсе эшли.