"Иң татлы тел - туган тел"
Туган тел - буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул. (Хәсән Сәрьян)
21нче Февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан китапханәбездә әдәби кичә узды, кунакта 8нче класс укучылар иде. Чара уен программасында үтте, балалар брейн-рингта катнаштылар. Бөтен сораулар һәм биремнәр Россия халыкларының төрле телләре, гореф гадәтләре белән бәйли иде. Укучылар бик актив иде. Чара рус һәм татар телләрендә алып барылды.