"Аның даны мәңгелек"
Татар халкы диюгә Муса Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның горурлыгы. Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт кеше күңелендә яши. 15нче февралендә Муса Җәлилгә 113 ел тула. Безнең китапханәбездә бөек Муса Җәлил иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады.