"Кечкенә сәяхәт ел китабы буенча"
"Ел китабы - 2017" конкурс үткәрү кысаларында, 27 ноябрьдә педагогия көллияте студентлар өчен әдәби сәгать үткәрелде. Бу чорада укучылар өч китап белән таныштылар: "Иясез шатлык" Э.Закирова, "Яза торган аяк" Р. Вәлиев, "Зүләйха күзләрен ача" ("Зулейха открывает глаза") Г. Яхина. Һәр китап турында кыска гына мәгълүмәт бирелде, презентация тәкъдим ителде һәм "Яза торган аяк" дигән китаптан бер мәзәк белән танышып киттек.