"Тәмле тел һәм якты йөз"
Көзнең иң салкын аенда - ноябрьдә, бик җылы һәм якты бәйрәм үткәрелә, ул Әниләр көне.
Шул уңаеннан безнең китапханә, парктагы ял итүчеләргә, саф һавада уеннар үткәрде. Бу бәйрәм "Тәмле тел һәм якты йөз" исем астында үтте. Балалар бик кызыксынып уеннарга керештеләр: бәйгедә катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Барлык уеннар да әниләр көненә багышланган иде.