Городская библиотека - филиал № 2

Театр.Балалар.Иҗат

Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары безнең - китапханәчеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. Бүген, китапханәдә 6 мәктәпнең 3 В нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, әкиятләрен искә төшерделәр. «Өзек кайсы шигырьдән?», «Рәсемне таны», «Капчыкта нәрсә бар?» уеннарында укучылар бик актив булдылар.