Городская библиотека - филиал № 2

Шигъри мизгел "Рифма"

Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит. Чыннан да, язучының әсәрләрен үз авызыннан ишетү, аның белән якыннан аралашу укучыларыбызны битараф калдырмый.
Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Гөләндәм Галиева 29 нчы сыйныф укучылары белән очрашып, үзенең каләм тибрәтә башлаган чорларын искә алды, шигырьләрен сөйләп, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашудан яшь буынның туган телебезне, шигъриятне яратуларына сөенеп таралыштык.