Городская библиотека - филиал № 2

"Тукай әкиятләрен яратабыз"

47 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән бергәләп, Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт иттек. Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен искә төшердек. Балалар белгән әкиятләрен сөйләп, төрле биремнәрдә катнашып, табышмак сорауларына җаваплар бирделәр. Г.Тукайның «Бишек җыруы» шигырен тыңлап, үзләренә бүләк тә ясадылар.