Городская библиотека - филиал № 2

"Әни булу-бөек сәнгать"

8 март - яз бәйрәме алдыннан китапханәдә, китап укучы апалар өчен, «Әни булу - бөек сәнгать» дигән темага кичә узды.
Кичә Г.Тукайның «Ана догасы» шигыре белән башланып китте. Килгән кунаклар сорауларга җавап биреп, төрле конкурсларда катнаштылар. Кичәгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучысы Миләүшә Рәхимова һәм Галина Петровна ямь өстәп җибәрделәр. Миләүшә Рәхимова үзе язган шигырьләрне сөйләп, җырлар башкарды. Галина Петровна госпитальдә дәваланучы хәрбиләрне аякка бастырырга булышуы турында сөйләп, ягымлы тавышы белән җырлап бирде.