Городская библиотека - филиал № 2

"Без Тукайлы халык"

12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның күңелләрендә онытылмаслык матур вакыйга булып хәтерләрендә сакланыр бүгенге чарабыз.Тылсымлы әкият йомгагына ияреп балалар Су анасына кунакка килделәр. “Су анасы” әкияте балаларны кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә. Балалар әкият герое белән дуслашып, күңел ачып өстәмә белем алдылар. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай турында белделәр, аның иҗаты белән таныштылар. Балалар үзләре дә китапханәгә буш килмәгәннәр, үз куллары белән ясаган иң матур бүләкне ясап килгәннәр.