Әтиләргә бүләк
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 6нчы мәктәпнең мөмкинлекләре чикләнгән балаларга осталык сәгате узды. Укучылар алдан гипстан әзерләп куелган фигуркаларны буядылар. Балаларга осталык сәгате бик ошады, вакытлары күңелле һәм кызыклы үтте.