Городская библиотека - филиал № 2

"Батыр үзе үлсә дә, исеме кала"

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Бүген 38 нче лицейның югары сыйныфы укучылары Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган интеллектуаль уенда җатнаштылар.
Уенның беренче өлешендә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән танышып үттеләр. Чараның икенче өлешендә сорауларга җаваплар таптылар, шагыйрънең шигыръләрен укыдылар.