шигъри мизгел «Рифма»
Китапханәдә язучылар белән очрашу – ул һәрвакыт бәйрәм. Ә китап укучылар өчен якташ язучы белән очрашу – икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр гомер буена истә кала. Пушкин картасы кысаларында китапханәдә шагыйрә Гөләндәм Галиева белән шигъри мизгел «Рифма» дип аталган очрашу булды. Шагыйрә 8 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән очрашып, үзенең каләм тибрәтә башлаган чорларын искә алды.Гөләндәм Галиеваны әдәбият дөньясы кечкенәдән үк җәлеп иткән икән үзенә. Башта дүртьюллыклар яза кызчык, аннан исә җитдирәк темаларга иҗат итә башлый. Бүгенге очрашуда укучылар шагыйрәнең шигырьләрен тыңлап хозурланды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте. Язучы укучыларга киңәшләрен бирде, бергәләп татар халкының «Йөзек салыш» уенын да уйнатты.