Городская библиотека - филиал № 2

Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

15 нче балалар бакчасында Шүрәле кунакта булып, балалар белән төрле уеннар уйнады. Үзенең иң яраткан «Кети-кети» уенын да онытмады. Нәниләр белән бергәләп, Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт итте. Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен искә төшердек. Балалар Шүрәленең тылсымлы чемоданындагы төрле конкурсларда катнаштылар. Иң беренче биремгә тылсымлы чемодандагы китаплар ярдәмгә килделәр, табышмак сорауларына җаваплар биреп , Г.Тукайның «Буран» шигырен укып, үзләренә бүләктә ясадылар.Шүрәле балалар белән вакытны бик күңелле һәм файдалы үткәрде.