Шигъри мизгел "Рифма"
Пушкин картасы кысаларында китапханәдә шагыйрә Гөләндәм Галиева белән шигъри мизгел "Рифма" дип аталган очрашу булды. Очрашуга педагогия көллияте студентлары һәм Муса Җәлил исемендәге 1нче мәктәп укучылары килгән иде. Бүгенге очрашуда укучылар шагыйрәнең шигырьләрен тыңлап хозурланды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишеттеләр.