Городская библиотека - филиал № 2

Батыр үзе үлсә дә, исеме кала

Күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула.
Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды.Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде.
Шагыйрьнең шушы зур юбилее уңаеннан китапханәдә «Батыр үзе үлсә дә, исеме кала» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә куелган китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә дөнья күргән әсәрләре, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы, якыннарының, дусларының истәлекләре, аның батырлыгы турындагы басмалар урын алган.
Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән танышырга теләүчеләрнең барысын да китапханә күргәзмәгә чакыра.