Городская библиотека - филиал № 2

Тукайны бергәләп укыйбыз

ТР Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан, «Тукайны бергәләп укыйбыз» проектын башлап җибәрде. Бүген китапханәдә бөек шагыйрьнең " Ай һәм кояш " шигыре буенча әдәби чара үтте. Чарада 6нчы, 8нче мәктәп укытучылары һәм 11, 12, 15, 47, 64, 98нче балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Чара барышында шагыйрьнең иҗатына тукталып, китапханәдә уза торган чаралар белән танышып, «Ай һәм кояш» шигырен укып шигырьгә анализ ясадык.