Городская библиотека - филиал № 2

Татар совет әдәбияты классигы- Һади Такташ

Түбән Кама китапханәләр системасында 2026 ел - әдәбият һәм сәнгать елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәдә 8нче мәктәп укучылары белән Һади Такташның 125 еллыгына багышланган чара узды. Чараның беренче өлешендә укучылар өчен язучының иҗаты, биографиясе, эшчәнлеге турында өстәмә мәгълүмат бирелде, аның шигырьләренә күзәтү ясалды. Чараның икенче өлешендә Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» проектын дәвам итеп «Кышкы кич» шигырен кычкырып укыдык һәм анализладык.