«Әкият иленә сәяхәт»
Китапханәдә инвалидлар декадасы кысаларында 6нчы мәктәпнең 3нче сыйныф укучыларына «Әкият иленә сәяхәт» дип аталган уен программасы булып узды. Чара «Хәзинәләр китабы» дигән серле тартма белән башланып китте. Хәзинәләр китабындагы биремнәр берсеннән - берсе кызыклы булды, катнашучылар җитезлек һәм тапкырлык күрсәтеп барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр. Әкият шәһәренә сәяхәт ахырына якынлашты, әмма зирәклек, игелек, намуслылык һәм дуслык дөньясына ишекләр кызыксынучан укучылар өчен һәрвакыт ачык булып кала.