Городская библиотека - филиал № 2

"Әниемә бүләк"

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә бүләкләр әзерләсәк тә аз булыр сыман.

 

Әниләр көне якынлашу уңаеннан, бүген, 4нче сыйныф укучыларына суыткычка беркетә торган кояш магниты ясау буенча мастер-класс үткәрдек. Барлык укучылар да бик тырышып һәм пөхтә итеп башкардылар. Балаңнан үз кулы белән ясаган бүләкне алу – зур бәхет бит ул.