"Минем җирем, минем язмышым"
Бүген, китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Минем җирем, минем язмышым» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада 29нчы һәм 7нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары Пушкин картасыннан актив кулланучылар катнашты. Чара уен формасында алып барылды. Командаларга үзләренең белемнәрен баетырга, туган һәм үскән урынны өйрәнергә мөмкинлек булды. Укучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр, аларга алга таба тырышлык һәм кыюлык, куйган максатларына ирешүләрен телибез.