Городская библиотека - филиал № 2

"Без төрле, ләкин без бергә"

Без — бер илнең балалары,
Барыбыз да — дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.
2 нче номерлы китапханәгә төрле милләт укучылары йөри һәм без барлык чараларны да үз ара дус - тату уздырабыз. Бүген, китапханәбездә “Без төрле, ләкин без бергә” дип исемләнгән чара үткәрдек.Чарада төрле милләт балалары катнашты, алар дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуын, бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә кирәклеген тагы бер кат расладылар.