Городская библиотека - филиал № 2

"Көзге калейдоскоп"

Көз табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап без «Көзге калейдоскоп» дип исемләнгән мастер-класс уздырдык.Чараның беренче өлешендә балалар белән табигатьтәге үзгәрешләргә карата фикерләр алыштык, көз турында табышмакларны искә төшердек , әкият карап үттек. Чараның икенче өлешендә балалар яфракларны кәгазь битләренә таратып, пөхтә итеп бер-берсенә беркеттеләр. Нәтиҗәдә күңелле һәм якты көзге аппликация килеп чыкты.