"Китап күргәзмәсе"
Бүген, 64 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы белән танышып, презентация карап үттеләр. Күренекле журналист, язучы Гөлүсә Закирова бу китабына кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп
киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең
сугышчан юлын тасвирлый. Алар узган юл гап-гади авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлык юлы буларак укыла. Китапка кергән башка хикәяләрдә язучы игътибарны геройларының тыныч тормыштагы рухи деньясына юнәлтә, һәр әсәрендә нинди генә шартларда да кеше булып калыйк дигән фикерне үткәрә.