"Балаганчик" театр студиясе
«Балаганчик» театр студиясе эшен дәвам итә. 2026 нчы ел Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Бүген, проектта катнашучы укучылар Габдулла Тукайның әкиятләре белән таныштылар. «Сарык белән кәҗә» әкиятенә тукталып кул курчаклар тегү турында сөйләштек. Безнең челтәрне карап барыгыз, икенче очрашуда без кул курчаклары тегүне башлап җибәрәбез.