"Китап күргәзмәсе"
Зифа Кадыйрова исеме бүген китап яратучы һәркемгә таныш. Китапханәдә авторның бөтен китаплары да бар. Тик алар китапханә киштәләрендә тузан җыеп ятмыйлар. Күптән түгел язучының «Язмышыңа язылганы» дигән яңа китабы басылып чыкты. Бүген, 47 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре язучының «Язмышыңа язылганы» дип аталган китабы белән таныштылар. Авторның алдагы әсәрләрендә мәхәббәт , кеше язмышлары өстенлек алса, яңа китапта бүгенге көн ир язмышы. Әсәрнең төп герое - кайнар нокталарда катнашкан, Әфган тауларында, Чечняда булып, коралдаш дусларын югалтып, җаны яраланып кайткан Данияр . Китапта аның образы шулкадәр оста ачылган. Нинди сәбәпләр батыр ирне эчкечелеккә китергән? Ул баткаклыктан чыгу юлы бармы? дигән уйлар әсәрне укый башлауга ук күңелгә кереп урнаша. hәм ни хикмәк Данияр шул баткаклыктан чыгарга үзендә көч таба.