"Әкият һәм могҗизалар илендә"
47нче «Чиякәй» бакчасына йөрүче балалар китаптагы зур, матур рәсемнәрне карарга, аңлаешлы сүзләр белән язылган әкиятләрне тыңларга яраталар.
Бүген, нәни дусларыбызны балалар язучысы Резеда Вәлиеваның, әкиятләре белән таныштырдык. Балаларга «Мактанчык Бака» әкияте бигрәк тә ошады, нәни дуслар белән мастер-класс уздырып, әкияттәге төп геройны төсле кәгазьдән ясадык.