"Рәмис Аймәт иҗаты"
4 октябрь көнне шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рәмис Аймәтнең туган көне.Шул уңайдан, китапханәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Рәмис Аймәт иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Җыентыклар китабында шагыйрь укучысына үзенең эчке дөньясын, җан кичерешләрен, мәңгелек сагыш сәбәпләрен ача.