Городская библиотека - филиал № 2

"Һәр яшьнең - үз матурлыгы"

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көннең тагын бер исеме бар-игелек һәм хөрмәт көне. Бу искиткеч бәйрәм кысаларында китапханәдә «Һәр яшьнең үз матурлыгы» дип аталган чара узды.Китапханә кунаклары-безнең китап укучыларыбыз, укудан бәхет тапкан кешеләр. Өлкәннәребезне котлап, укучылар үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Китапханәчеләр яңа кайткан китаплар белән таныштырды, укырга тәкъдим итте.