Городская библиотека - филиал № 2

"Яраткан шәһәрем,яраткан урамым"

Һәр бәхетле кешенең үз яраткан шәһәре бар. Иң яраткан шәһәре, төбәге булып кешенең туган, аның балачагы узган урын санала.

 

Шәһәр көне алдыннан укучыларны туган шәһәрләре белән таныштыруны максат итеп китапханәдә «Яраткан шәһәрем, яраткан урамым» дип аталган чара узды.
Интеллектуаль-күңел ачу уеннары аша укучылар шәһәребез тарихы, шәһәрдәге истәлекле урыннар, шәһәр урамнары белән таныштылар. Иң актив катнашучылар бүләккә дә ия булдылар.