"Безнең ишегалды"
Түбән Камада Корабельная, 14а һәм Яшьлек, 21б йортларында яшәүчеләр капиталь ремонттан соң яңартылган ишегалларын тантаналы рәвештә ачты. Китапханә дә бу матур бәйрәмдә катнашты. Яңа китаплар һәм журналлардан китап күргәзмәсе оештырып, китап сөюче укучыларыбызны күргәзмә белән таныштырдылар.
Балалар өчен китап кыстыргыч ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Балалар тырышып-тырышып төсле кәгазьдән китап кыстыргычы ясадылар.